Тан Алды (Ак Буре)
Таң әтәчләре кычкыра,
Кричат петухи рассветные,
Әллә таң ата микән? [2x]
Неужто близится восход? [2x]
Тәрәзә ачып карап калды,
Открыв окно, не отводил взгляд,
Әллә ярата микән? [2x]
Неужто любит он меня? [2x]
Таң алдыннан тал тибрәтеп
Перед рассветом, раскачивая ветку ивы,
Сайрый сары сандугач [2x]
Поет-заливается соловей. [2x]
Җырлау түгел, еларсың да
Не только запоешь, но и расплачешься,
Сөйгәнеңне сагынгач [2x]
Коли соскучишься по тому, кого любишь. [2x]
Әйдә, җаныем, озат мине
Дорогой, проводи же меня,
Уйсу җиргә җиткәнче; [2x]
До самой до долины. [2x]
Таңнар атар, Чулпан калкыр,
Рассветет, Венера взойдет,
Без аерылып киткәнче [2x]
Когда уж разойдемся мы.[2x]